Бөтендөнья шоколад көнендә, җәйнең иң кызган чагында, Кама Тамагы муниципаль районының «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет учреждениесе китапханәчеләре 2 нче «Кояшкай» балалар бакчасы нәниләре өчен шоколад-шоу оештырдылар (хезмәткәрләр: ГыйззәтуллинаА.М., КәримоваИ В., АйсинаР.Х.).
Китапханә хезмәткәрләре балаларның татлы ризыклар турында күзаллауларын киңәйттеләр, балаларга шоколад кәефе тудырдылар. Бәйрәм атмосферасы табышмаклар, уеннар, биюләр, шоколад фотосессия белән дәвам итте.