25 апрель - Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне

2019 елның 19 апреле, җомга

2019 елның 25 апрелендә Кама Тамагы штп һәм Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Тәмте авылында Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Гражданнарга хокукый мәсьәләләр буенча консультация бирү максатыннан Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм оешмалары белгечләреннән мобиль мәгълүмат-консультация төркеме формалаштырылды.

Очрашулар үткәрү вакыты һәм түбәндәге урыннар билгеләнде:

Район үзәк китапханәсе – 10:00-12:00 (422820, ТР, Кама Тамагы районы, Кама Тамагы штп. Кама Тамагы штп, Карл Маркс ур., 105);

Кама Тамагы урта мәктәбе - 11:00-11:45 (422820, ТР, Кама Тамагы районы, Кама Тамагы штп. Кама Тамагы штп, Комаров ур., 16);

Тәмте урта гомуми белем бирү мәктәбе - 13:20-14:05 (422824, ТР, Кама Тамагы районы, Тәмте авылы, 2 нче Октябрь урамы, 60);

Тәмте авыл мәдәният йорты - 13:30-15:00 (422824, ТР, Кама Тамагы районы, Тәмте авылы, 2 нче Октябрь урамы, 50 нче йорт).

Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: (84377) 2-18-44, 2-12-51

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International