Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Лидия Обухованың «Ничек малай космонавт булды» китабы буенча танып-белү экскурсы үткәрделәр. «Салават күпере» 1нче балалар бакчасының өлкән төркем балалары белән (тәрбиячеләре: Мубариева Ю. Р. һәм Муталипова Э. И.) нәни Юраның балачак чагыннан - космонавт Юрий Гагарин кадәр тормышы белән таныштылар. Әлеге танылган кешенең байлыгы һәм күңел матурлыгын билгеләп үттеләр.