ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең күчмә утырышы

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Яшел Үзәндә «Инклюзив белем: ТР Яшел Үзән муниципаль районы мисалында проблемалар һәм чишелеш юллары» темасына күчмә утырыш үткәрде. Әлеге чарада ТР Кама Тамагы муниципаль районыннан Гришина И. А. һәм Гиниятова Э. И. катнаштылар.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова республика мәктәпләрендә тьютерлар, логопед һәм дефектологлар ставкасын кертергә кирәк, дип белдерде. Ул сөйләмне коррекцияләү буенча белгечләр җитмәү аеруча сизелә, дип белдерде.

ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев фикеренчә, Татарстанда инклюзив мәдәниятне үстерү мөһим бурыч булып тора.

Татьяна Ларионова республика районнарында инклюзия проблемаларын өйрәнү өчен мәйданчыклар булдыру инициативасы белән чыкты. Өйдә белем алучы балаларга зур игътибар бирергә кирәген белдерде, балаларны ешрак бергә җыярга, төрле чараларга чакырырга һәм адаптацияләү белән шөгыльләнергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International