Рудник урта мәктәбендә укучылар һәм укытучылар арасында ачык дәрес

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

2019 елның кышкы чорында су объектларында кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итүне оештыру турындагы чараларны гамәлгә ашыру кысаларында Кама Тамагы Баш идарәсе башлыгы боерыгы белән «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан билгеле эш башкарыла.

2019 елның 19 февралендә 8 сәгатьтә Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев ачык дәрес үткәрде.

   Мәгълүмати-өйрәтү чаралары барышында ГИМС хезмәткәре балаларны ГИМС эшчәнлеге, районда үткәрелә торган су объектларында үткәрелә торган чаралар, кышкы чорда су объектларында кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Чараларда барлыгы 52 кеше катнашты.

Ачык дәреснең максаты балаларны бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы белән таныштыру иде. Инспекторлык участогы хезмәткәре балаларга яхшы укуларын һәм көндәлек тормышта иминлек теләде.

 

ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Н. Н. Г.Нуриев

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International