Муса Җәлилнең туган көненә

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Тынычлык һәм дөнья әдәбиятын үз исемнәрен  белән какшамас иткән  атаклы шагыйрьләрне  күп беләбез. Ләкин, герой шагыйрь Муса Җәлил кебек,  онытылмас иҗат һәм үлем белән исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр күп түгел.

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Муса Җәлилнең  туган көненә багышланган музей чарасында катнашты. Балалар аның тормышы һәм иҗаты, Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә антифашистлык эшчәнлеге турында бик күп кызыклы фактлар белделәр.

Хәерче - крестьян гаиләсеннән булган яшүсмергә, җимереклек һәм ачлык елларында, белемсез һәм акчасыз аякка басарга кыен була. Әмма Оренбург даласыннан  чыккан кыю егеттә,   чын кеше һәм күренекле шагыйрь булу теләге  көчле  була.

Балалар  шагыйрьнең сугыш чоры, фашист тоткыннарында бердәнбер коралы булган  шигырьләре турында  белделәр. Каты газаплар да, үлү  камералары да шагыйрьнең ихтыярын сындырмаган. Ул герой буларак Ватанына тугры калып, җәзалап үтерелә. Муса Җәлил исеме гуманизмны, батырлык символын гәүдәләндерә. Ул кыска, әмма кызу- тулы  тормыш белән яши. 4 нче сыйныф укучысы Әминә Шәрәфетдинова үзенең шагыйрьгә багышланган шигырен укыды. Чарада  район туган якны өйрәнү музее фондыннан Муса Җәлилнең сирәк китаплары тәкъдим ителгән иде.

Статья һәм фото авторы Гоар Кетцян

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International