14 ноябрьдә В.П.Муравьёв исемендәге Затон урта мәктәбендә “Яшь укытучыларга методик яктан ярдәм күрсәтү” темасына республика семинары булып узды. Семинарда яшь укытучылар, Апас, Тәтеш, Кайбыч районнарыннан грант җиңүчеләр, шулай ук “ТИН курсы буенча ел укытучысы 2018” конкурсы җиңүчесе А.Р.Рахимов катнашты.