Баланс комиссиясе утырышы

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 2018 елның 26 сентябрендә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә терлекләрнең сакланышы, сөт, ит җитештерү, терлекләрне ашату һәм үрчетү, үрчем алу мәсьәләләре буенча баланс комиссиясе утырышы узды. Баланс комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әйдәүче белгече Фаткуллов Илгиз Фирдүс улы, «Элита «Баш нәсел предприятиесе» АҖ генераль директоры урынбасары Закиров Илсур Рәшит улы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, район авыл хуҗалыгы оешмаларының җитәкчеләре, зоотехниклары, ветеринария табиблары катнашты. Утырышта терлекчелек тармагының 2018 елның 8 аенда җитештерү эшчәнлегенә анализ ясалды, ит һәм сөт җитештерүне (105%), эре мөгезле терлекләрнең баш санын (узган ел белән чагыштырганда 100%) арттыру бурычы куелды. Кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләләре күтәрелде, аерым алганда, терлекләр үрчетү технологлары 2018 ел ахырына һәр сөт-товар фермасында булырга тиеш. Бүгенге көнгә савым көтүен сәламәтләндерү, профилактик һәм сәламәтләндерү чараларын уздыру мәсьәләләре актуаль булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International