Татарстан Республикасының «РИТЭК» АҖ социаль һәм мәдәни проектларының IX конкурсына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов катнашында  «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан шәһәре,) Татарстан Республикасынның «РИТЭК» АҖ социаль һәм мәдәни проектларының IX конкурсына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.  Безнең район делегациясе РИТЭК конкурсы дипломнарын алуда да катнашты.  Чарада социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитет урынбасарлары, социаль яклау идарәсе башлыгы, мәгариф идарәсе башлыгы, социаль яклау, мәдәният һәм мәгариф белгечләре катнашты. «Рухилык һәм мәдәният» номинациясендә Дипломны «Без бергә» проекты белән Кама Тамагы муниципаль районының «Богородский рай «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Наталья Зиннатова һәм «Спорт» номинациясендә «Хәрәкәт-эликсир озын гомерлелек» проекты белән өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Илсөяр Сабирова бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International