«Кайнар линия» һәм гражданнарны кабул итү

2018 елның 21 сентябре, җомга

Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын саклау өлкәсендәге законнарны үтәү турында оператив киңәшмәләр карары нигезендә, шулай ук Россия Федерациясе Генераль прокуроры, прокуратура органнары тарафыннан үткәрелгән Торак фондын капиталь ремонтлау өлкәсендә законлылыкны тәэмин итү буенча "кайнар линия" һәм өлешләп төзелешнең латентлы проблемалы объектларын ачыклау максатларында  кабул итү оештырыла. Гражданнар төзелеш срокларын бозу, өлешчеләрнең акчаларын урлау фактлары һәм аларның хокукларын бозу турында хәбәр итә ала.  

Кама Тамагы районы прокуратурасында прокурор, прокурор урынбасары һәм ярдәмчесе кабул итәчәк. Гражданнарны кабул итү 2018 елның сентябрь ахырына кадәр теләсә кайсы көнне гамәлгә ашырылачак. Кабул итүгә алдан язылу (884377) 2-13-73, 2-14-73 телефоннары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International