Эшче төркем утырышы

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 2018 елның 20 сентябрендә, «Ныклы гаилә» проекты кысаларында Кама Тамагы муниципаль районы буенча «алимент түләүләре буенча бурычларны түләтүне  тәэмин итү буенча үзара хезмәттәшлекне оештыру турында»гы мәсьәлә буенча эш төркеме утырышы узды.

Эшче төркеме утырышында инвалид балалары булган гаиләләр һәм ОВЗ балалары булган гаиләләр белән эшләү турында район Әтиләр советы рәисе Александр Сорокин чыгыш ясады. Гүзәл Шәрәфиева  – Кама Тамагы районының суд приставлары бүлек башлыгы, ата–аналарның берсе алимент түләүләре буенча бурычлары булган гаиләләр турында сөйләде, шулай ук балигъ булмаган балаларга карата бурычлар күләме динамикасын җиткерде.

Әлеге мәсьәлә буенча эш киңәшмәсендә Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International