«Бала хокук даирәсендә» конкурсы

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән Бала хокуклары турында БМО конвенциясен популярлаштыру, балалар һәм яшьләргә мәгълүмати-хокукый белем бирү, аларның социаль-хокукый активлыгын стимуллаштыру, шулай ук яшь буынның хокукый грамоталылыгын һәм хокукый культураны үстерү өлкәсендә позитив юнәлеш алган, иҗтимагый файдалы эшчәнлеген пропагандалау максатларында 2018 елның 10 сентябрендә Бала хокук даирәсендә»V республика видеороликлар конкурсы старт алды. Конкурста 6 яшьтән 30 яшькәчә булган балалар һәм яшьләр, аерым төркемнәр яки иҗат коллективлары составында чыгыш ясый ала.

 

Конкурста катнашу өчен претендент агымдагы елның 20 октябренә кадәр бер үк вакытта теләсә нинди электрон формада (CD-яки DVD-диск, флеш-накопитель һ. б.) видеоролик Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына заявканы җибәрә: 420015, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт (2 нче кат) яисә e-mail: rebenok-v-mire-prav@yandex.ru. Бер заявкада бер видеороликка рәсмиләштерелә.

 

Кабул ителми:

 

әлеге пунктта күрсәтелгән вакыт узганнан соң җибәрелгән видеороликлар белән гаризалар;

 

 видеороликсыз җибәрелгән гариза;

 

 гаризасыз җибәрелгән видеоролик.»

 

Тулырак белешмәләр http://rtdety.tatarstan.ru сайтында яки (843) 236-61-64 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International