12 июль көнне Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Салават күпере” урта ”А” группасына йөрүче балалар өчен “Мин, Рәсәй һәм футбол” танып белү-күңел ачу программасы үткәрделәр. Чарада катнашучыларга футбол, аның килеп чыгу тарихы, футбол буенча дөнья чемпионаты турында сөйләделәр. Балалар Рәсәй Федерациясенең символлары һәм тарихы турында үзләренең белемнәрен тикшерделәр, сорауларга җаваплар бирделәр, физик күнегүләр ясадылар.