Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән куркыныч агулы чүп үләне, Сосновский борщевигы үсә торган урыннар очрый. Әлеге үсемлек кеше сәламәтлеге өчен бик куркыныч. Кечкенә балалар арасында үлем очраклары да булгалады. Үсемлекнең согы күзгә эләккән очракта, кеше сукыр калырга мөмкин. Әлеге чүп үләне белән көрәшүнең бер ысулы, механик юл. Аны кояшсыз көнне казып атырга яки чабарга кирәк. Бу эшләрне орлыклары коелмасын өчен, әлеге үлән чәчәк атканчы, иң иртә үсеш чорында башкару кулай. Шул ук вакытта саклану чараларын куллану да мөһим.