Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лохановның почта элемтәсе көне белән котлавы!

2018 елның 7 июле, шимбә

Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары! 

    Сезне һөнәри бәйрәмегез-Россия почтасы көне белән тәбрик итәм! Бүген, коммуникацияләр технологиясе үсешенә карамастан, почта хезмәте һәрвакыттагыча социаль –экономик мөнәсәбәтләрнең аерылгысыз бер өлеше булып тора, ә почтальон пенсия, социаль түләүләр алучыларның өйләрендә көтелгән кунак, шуның өстенә әле ул яңа газета-журналлар белән дә тәэмин итә. Кама Тамагы почта элемтәсе коллективына алга таба да үсеш, алга  куелган бурычларын үтәүләрен, ә хезмәткәрләргә һәм ветераннарга сәламәтлек, иминлек, өйләрегездә җылы мөнәсәбәтләр булуын телим.  

 

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы               Павел Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International