Курск дугасы сугышына 75 ел

2018 елның 6 июле, җомга

    75 ел элек, 1943 нче елның 5 июль көне, совет гаскәрләренең немец басып алучылры белән күп санлы Бөек Ватан сугышы кырлрының берсе - Курск дугасындагы сугышы башлана. Сугыш 1943 нче елның 23 августына кадәр дәвам итә. Курск дугасындагы 50 утлы көн һәм төн диярлек барган көрәш Бөек Ватан сугышы тарихында иң зур көрәшләрнең берсе буларак тарихка кереп калды. 5 июль көне “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләе волонтерлар белән бергә Курск дугасындагы сугышта катнашкан Куйбышев Затоны поселогында яшәүче сугыш ветераны Ерунов Анатолий Николай улы белән очрашу үткәрделәр. Ветеран Курск дугасындагы сугышларны искә алды, сугыш еллары хатирәләре белән уртаклашты һәм фоторәсемнәр күрсәтте .

Мәкалә авторы: Илҗсөяр Сабирова

Фото: Алсу Хәлиуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International