Кама Тамагында хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды

2018 елның 22 июне, җомга

    22 июнь илебез тарихында иң кайгылы көннрнең берсе. 77 ел элек Бөек Ватан сугышы башланды. Бу сугыш 20 миллионнан артык кешенең гомерен өзде. Бүген район үзәгендәге Җиңү паркында хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үтте. Сугыш кырларында батырларча һәлак булган якташларыбызны хөрмәт белән искә алырга, аларның каһарманлыклары алдында баш ияргә митингка муниципаль район администрациясе, җәмагать оешмалары вәкилләре, мәктәп укучылары һәм район үзәгендә яшәүчеләр килгән иде. Митингта муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, дин әһелләре чыгыш ясадылар, һәлак булганнар рухына дога кылынды. Яу кырларында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, ахырда  мәңгелек ут янына  чәчәкләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International