Сөлге- күңел көзгесе

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

    Район туган якны өйрәнү музеенда “Сөлге-күңел көзгесе” дип аталган яңа күргәзмә ачылды. Сөлге татар халкының элек-электән яратып тукый, чигә торган кулэшләнмәләренең берсе булган. Кияүгә чыгучы яшь кызлар үз куллары белән тукып чиккән сөлгене бирнә итеп биргәннәр. Хәзерге тормышта шундый чигүле сөлгеләр сирәгәйгәннән  сирәгәя бара. Шуңа күрә дә музей хезмәткәрләре әлеге сөлгеләр җыелмасыннан күргәзмә оештырганнар.

Мәкалә авторы һәм фото Гоар Кетцян.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International