Эшлекле киңәшмә

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

    Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә башында Павел Николаевич “ЭКОвесна” республика бәйгесендә җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Болар, Тәмте авыл җирлегеннән Зәйнуллинар гаиләсе, Куйбышев Затоныннан “Родничок” балалар бакчасы, Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм “Кама Тамагы гипс руднигы” ачык акционерлар җәмгыяте. Киңәшмәнең тантаналы өлешеннән соң авыл һәм шәһәр җирлекләрен санитар чистарту икеайлыгы нәтиҗәләре белән Геннадий Вахромов  таныштырып китте. Ильнур Мингалиев 2018 елның икенче ярты еллыгына республика һәм район язма басмаларына язылу барышы хакында сөйләде. Газ яккан һәм өй эчендәге газ җиһазларына техник карау үткәргән өчен үз вакытында түләргә кирәклеге турында Руслан Ульфатов чыгыш ясады.   Киңәшмәнең икенче өлешендә шәхси хуҗалалыкларда эре мөгезле терлекләргә лейкозга каршы прорфилактик чаралар үткәрү һәм башка сораулар каралды.                      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International