Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лохановның Россия көне белән котлавы!

2018 елның 11 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле каматамагылылар!

     Сезне чын күңелдән Россия көне белән тәбрик итәм! Бу Ватаныбыз алдында уртак җаваплылык һәм милли бердәмлек көне. Бөек илебезнең көче һәм кодрәте кырыс елларда да Ватанга мәхәббәтен, ышанычын, тугрылыгын җуймаган аның күп милләтле халкының бердәмлегендә һәм үзара тату яшәвендә.  Хезмәт сөючәнлек, үз көчеңне кызганмау һәм иҗат итүгә омтылыш нәтиҗәсендә без киләчәк буыннарга көчле һәм нык Россияне тапшырырбыз дип ышанам. Бу бәйрәм көнендә һәр гаиләгә  бәхет, иминлек һәм тынычлык телим. Игелек һәм татулык хакына, илебез, туган республикабыз, районыбыз киләчәге файдасына хезмәттә сезгә һәрчак уңышлар юлдаш булсын!

 

 

                Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                                                        П.Н. Лоханов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International