Пушкин көнен билгеләп үтү рамкасы кысаларында Затон поселок китапханәседә чара үткәрделәр. Әлеге чарада Куйбышев Затоны урта мәктәбе укучылары катнашты. Алар Рәсәй дәүләт символларына, хөкүмәт бүләкләренә һәм Рәсәйнең күренекле урыннарына багышланган викторина сорауларына җаваплар бирделәр, төрле бәйгеләрдә катнаштылар.
Мәкалә авторы һәм фото: Заикина В.В.