Авыл яшьләре Рәсәй союзы, Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты булышлыгы белән «Село 21 века» Бөтенрәсәй бәйгесен үткәрә. Конкурсның максаты-авыл җирлекләре арасында уңышлы үсеш алучы җирлекләрне барлау һәм аларга һәръяклап ярдәм итү. Сан ягына карап авыл җирлекләре бәйгедә 5 категориядә катнаша ала. Гаризалар 2018 елның 10 июненә хәтле кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны (495) 608 61 03 телефоны аша алырга була- Сергей Харахашян.