Терлек азыгы әзерләү техникаларын һәм азык саклау урыннарын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп хәзерләү максатыннан 1 июнь көнне Кама Тамагы муниципаль районында смотр-конкурс үтте. Конкурс эшендә муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, “Татагролизинг” акционерлар җәмгыяте генераль директоры Азат Зиганшин, “Тал-агро” идарә компаниясе генераль директоры Ильхам Валеев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильфат Валиев, белгечләр катнаштылар. Комиссия терлек азыгы әзерләү техникаларының хәзерлегенә, механизаторлар белән тәэмин ителешенә, автоүлчәүләрнең төзеклегенә, хезмәт куркынычызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә бәя бирде.