Бүген Кама Тамагы муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Амировна Зарипова булып китте. Ул шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте, районның социаль яклау оешмаларында булды.