30 май көнне Казан шәһәре Бадминтон үзәгендә «Татарстанның бадминтон өметләре” ярышларының икенче туры старт алды. Турнирда зона сайлап алу ярышларында җиңүчеләреннән һәм Татарстан Республикасы рейтингы лидерларыннан 260 кеше катнашты. Уеннар ике яшь группалары- 2008 аннан яшьрәк һәм 2006-2007 елларда туган балалар арасында үтте. Ярышларның беренче көнендә аерым чыгыш ясаучылар, икенче көнне парлап һәм катнаш чыгыш ясаучыла билгеләнде. Безнең районнан Айсин Булат Балтач районыннан Азат Мөхәммәтгалиев белән бер парда чыгыш ясап 3 урынга лаек булдылар. Аларга алдагы ярышларда да уңышлар телибез.