Район мәдәният йортында Халыкара балалар көненә багышлап “Талантлар парады” исемле чара үтте

2018 елның 1 июне, җомга

    1 июнь көнне Район мәдәният йортында Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов катнашында Халыкара балалар көненә багышлап “Талантлар парады” исемле чара үтте. Әлеге чарада Республика олимпиадаларында, иҗат бәйгеләрендә, фәнни-практик конференцияләрдә, Бөтенрәсәй һәм Республика күләмендәге спорт ярышларында әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән спортчыларны котладылар. Бүгенге бәйрәмнең аерым номинациясе-“Балалар-безнең заман геройлары” иде. Быел Федерация Советы “Герой – балалар” Бөтенрәсәй гражданлык-патриотик проектына нәтиҗәләр ясады һәм үзенең бүләкләре белән 233 яшь геройларны бүләкләде. Шулар арасында безнең районнан Рудник урта мәктәбе укучысы Артур Ногманов та бар. Әлеге бүләккә ул үзенең сыйныфташын суга батудан коткарган өчен лаек булды. Муниципаль район башлыгы балаларны бәйрәм белән тәбрик итте, аларга Дипломнар һәм сертификатлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International