25 май көнне Район мәдәният йортында “Эшмәкәрлек көне” кысалаларында Кама Тамагы муниципаль районы эшмәкәрләр конференциясе үтте. Конференцияне эшмәкәрләр иҗтимагый Советы рәисе Наил Вазыйхов ачып җибәрде һәм аларны профессиональ бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов районда эшмәкәрлек эшенең торышын чагылдырып чыгыш ясады һәм шулай ук эшмәкәрләрне бәйрәм белән котлап аларга үзенең иң изге теләкләрен җиткерде. Конференциядә шулай ук эшмәкәрлеккә кагылышлы башка мәсәләләр дә каралды. Соңыннан муниципаль районы башлыгы эшмәкәрлек эшчәнлегенә зур өлеш керткән эшмәкәрләргә Кама Тамагы муниципаль район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.