Кама Тамагы муниципаль районы мәктәпләрендә соңгы кыңграуга багышлап бәйрәм линейкалары үтте

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

    Кама Тамагы муниципаль районы мәктәпләрендә соңгы кыңграуга багышлап бәйрәм линейкалары үтте. Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов Иске Казиле урта мәкктәбе бәйрәм линейкасында катнашты. Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында чыгыш ясап ул аларга дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, тормышта үз юлларын дөрес сайларга, алга таба да ата-аналарының, укытучыларының өметләрен акларга, аларның йөзләренә тап төшермәскә кушты. Бәйрәм линейкасында шулай ук муниципаль район мәгариф идарәсе җитәкчесе, Иске Казиле, Олы Бортас, Варварино авыл җирлеклре башлыклары, мәктәп директоры, ата-аналар чыгыш ясап укучыларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International