“Акчарлак спорт- сәләмәтләндерү комплексында бадминтон буенча республика турниры зона этапының 2 нче туры үтте

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

    20 май көнне “Акчарлак спорт- сәләмәтләндерү комплексында бадминтон буенча республика турниры зона этапының 2 нче туры үтте. Турнирда Буа, Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан, Тәтеш  муниципаль районнарыннан 73 спортчы катнашты. Безнең спортсменнар бәйгедә уңышлы чыгыш ясадылар. Кече яшьтәге категория арасында Сергее Ринат 2 урынны, ә Кузнецова Дарья өченче урыннарны алдылар. Әлеге бәйге нәтиҗәләре буенча турнирның финал өлешенә безнең районнан 4 спортчы сайлап алынды. Болар: Сергеев Ринат, Шаповал Владислав, Мухнурова Физалия, Давьялов Семен. Тагын 2 спортчы, Айсин Булат һәм Галиуллин Данияр, сайлап алудан тыш финалда катнашачаклар. Алар Респуликаның 16 иң көчле спортчылары рейтингына керәләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International