Кама Тамагы муниципаль районында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылма җайланмаларны техник карау бара. Чираттагы шундый чара «Торговый дом «КЕДР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә үтте. Техник карауга 24 данә машина куелган иде, шуларның 21 се төзек дип табылды, ә калган 3 сенә булган кимчелекләрне 24 майга кадәр төзәтеп бетерергә вакыт бирелде.