2018 елның 1 июнендә Татарстан Республикасында балаларның хокукларын яклау вакәләтле вәкиле Республика министерство һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә сәгать 9.00 дан 13 сәгатькә чаклы Татарстан халыклар дуслыгы йортында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 нче йорт) балаларны яклау көненә карата юридик ярдәм көне үткәрәчәк.