«Татар кызы -2018» бәйгесе

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

12 май көнне Чистай шәһәрендә «Татар кызы -2018» бәйгесе булып узды. Бәйгенең төп максаты булып татар кызының күркәм сыйфатларын ачу, хәзерге заман хатын-кызының социаль статусын, ролен ныгыту, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм башкалар тора. Бәйгедә Кама Тамагы, Буа, Лаиш, Алексеевск, Чистай, муниципаль районнары катнашты. Безнең районны бәйгедә  Зиятдинова Гөлүсә һәм Музаффарова Гөлия тәкъдим иттеләр. Зиятдинова Гөлүсә икенче зона турына узды. 19 июньдә Түбән Кама шәһәрендә икенче тур булачак. Без Гөлүсәгә уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International