Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап 12 май көнне “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексы республика районнарының балалар-спорт оешмаларында шөгыльләнүче яшь егетләр, кызлар арасында йөзү буенча ярыш үткәрделәр. Кызганычка каршы әлеге ярышта барлык районнарда катнаша алмадылар. Ярышта Кама Тамагы, Буа һәм Тәтеш районнары гына катнашты. Ярышчылар биш йөзү төре буенча көч сынаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча Кама Тамагы муниципаль районы почетлы беренче урынны яулады, икенче урында Буа, өченче урында Тәтеш муниципаль район командалары.