Юбилей белән котлау

2018 елның 8 мае, сишәмбе

     Бүген Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Михеев һәм Кирельск авыл җирлеге башлыгы Фәнис Зиннәтуллин Маямсина Валентина Михайловнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннын котлау открыткасын тапшырдылар. Валентина Михайловна Маямсина 1928 елның 8 маенда Кирельск авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Семьяда 6 бала, шуңа күрә олы апасы Анна белән икәүләп өй эшләрендә әниләренә булышалар. 1941 елны әтиләрен фронтка алалар. Еллар авыр булу сәбәпле ул совхозда бозаулар караучы булып эшли башлый, булачак тормыш иптәше Павел Николаевич Маямсин белән дә ул шунда таныша. Алар бергәләп тормыш корып җибәрәләр, ике ир-бала тәрбияләп үстерәләр. Ләкин Валентина Михайловнага үз гомерендә олы ана хәсрәте кичерергә туры килә. Аның ике баласыда якты дөньядан вакытыннан алда китеп баралар. Бүгенгесе көндә ул үзе генә яши, апасы Аннаның балалары һәрвакытта янына килеп аның хәлен белешеп торалар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International