Эшлекле киңәшмә

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

   Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә башында муниципаль район башлыгы район экономикасының төрле өлкәләрендә хезмәт итүче хезмәткәрләргә республика һәм район бүләкләрен тапшырды. Бөек ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгын үткәрү чараларына хәзерлек барышы турында Ирина Кузива таныштырып китте. Язгы кыр эшләренә хәзерлек хакында Ильфат Валиев сөйләп үтте. Нурзия Зиганшина 2018 елгы чыгарылыш класс укучыларын дәүләт аттестациясенә хәзерләү һәм үткәрү турында сөйләде. Киңәшмәнең икенче өлешендә башка мәсәләләр турында сүз барды.         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International