4 май көнне “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексында Кама Тамагы буенча Рәсәй пенсионерлар Союзы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе катнашында пенсионерларның “Третий возраст” Республика спартакиадасы 1 нче сайлап алу туры үтте. Спартакиада Бөек җиңүнең 73 еллыгына багышланган иде. Чарада 30 спортсмен-пенсионер катнашты.