Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган муниципаль бәйге

2018 елның 28 апреле, шимбә

    27 нче апрель көне Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында Габдулла Тукайның тууына 132  ел тулуга багышланган һәм аның иҗатын яратучыларның муниципаль бәйге йомгаклау этабы узды. Район буенча 43 бала сәхнәдә үзләренең көчләрен сынаштылар, татар теленә, Г. Тукайның иҗатына карата булган мәхәббәтләрен аның әсәрләре аша укучы балалар игътибарына ирештерделәр. Бәйгенең жюри әгъзалары Җиһаншина Н.С. –  Кама Тамагы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары,  Абдулхакова Н.Р., Хөсәинова С.В., Гыймадиева З.А. – мәгариф идарәсе методистлары бәйгегә тиешле нәтиҗә ясадылар. Һәр катнашкан укучыга һәм аларны бәйгегә әзерләгән укытучыларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз!                                                                                                                                                               

 Е.С.Боброва

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International