«1941-1945 елгы сугыш хатлары» күчмә фотокүргәзмәсе Кама Тамагы районында

2018 елның 28 апреле, шимбә

    Бүген, 2018 елның 28 апрелендә, Район мәдәният йортындагы фойеда урын алган «1941-1945 елгы сугыш хатлары» күчмә фотокүргәзмәсен ачу тантанасын булды. Бу масштаблы чара “Тарихи Хәтер” проекты кысаларында Татарстан Республикасының архив эше дәүләт комитеты һәм “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Күчмә фотокүргәзмәне Кама Тамагы муниципаль районы Тәтеш районыннан кабул итеп алды. Район мәдәният йортындагы фойеда урын алган фотокүргәзмәне ачып, Елена Сороковнина биредә урнаштырылган һәр хатның эчтәлегендә солдат күңеле, аның борчу-шатлыклары урын алуын билгеләп үтте, күргәзмәдә катнашучыларга бигрәк тә мәктәп укучыларына аларның һәркайсы белән танышып чыгарга тәкъдим итте. Фотокүргәзмәне исә  барлык районнарда һәм шәһәрләрдә йөреп чыкканнан соң,9 май-Җиңү бәйрәмендә Казан шәһәре кабул итәчәк.

«1941-1945 елгы сугыш хатлары» күчмә фотокүргәзмәсе 29 апрель сәгать 12 чаклы ачык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International