Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы урта мәктәбенең 2 “А” сыйныф укучылары белән “Син һәм синең дусларың” дигән темага дәрес үткәрде. Дәрес барышында укучылар дуслашу кагыйдәләре белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр, үзләренең дуслары турында сөйләделәр.
Мәкалә авторы һәм фото Гөлназ Хөснетдинова