«Л. Н. Толстой – балаларга»

2018 елның 20 апреле, җомга

     Л. Н. Толстой исеме Россиядә генә түгел бөтен илдә билгеле. Ул гениаль язучы, тирән фикер йөртүче Һәм талантлы тәрбиячедә. Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль педагогы Гөлназ  Хөснетдинова балигъ булмаганнар белән «Л. Н.Толстой – балаларга» дип исемләнгән төркемле чара үткәрде. Әлеге чара барышында балалар Л. Н. Толстойның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, яраткан язучының әсәрләрен һәм геройларын искә төшерделәр. Чара ахырында балалар тәэсирләре белән уртаклаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International