Апас муниципаль районы мәдәният йортында “Без бергә” республика фестиваленең зона туры узды

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

    17 нче апрель көнне Апас муниципаль районы мәдәният йортында “Без бергә” республика фестиваленең зона туры узды. Бу фестивальдә Апас, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан муниципаль районнарыннан килгән иҗат коллективлары катнашты. Фестивалнең концерт программасында җырчыларыбыз: Шуктомов Алтай, Нигъмәтҗанова Адилә, Әхмәтҗанова Алия, Зәйнуллин Марсель; укучылар: Сәбитов Ранил, Заһидуллина Зәринә, Самарцев Александр; “Ассоль” бию коллективы,  “Ялкын” вокал-инструменталь ансамбле, “Задоринка” кашыкчылар ансамбле үз чыгышларын тамашачылар игътибарына тәгъдим иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International