Келәнче авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Террорчылыкка бергә каршы торыйк!” дигән әңгәмә үткәрделәр. Китапханәче Алсинә Әхмәтҗанова Келәнче төп мәктәбе укучыларына XXI гасырда террорчылык афәте киң колач алуы турында сөйләде, куркыныч хәлләргә юлыкканда нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеген искәртте. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.