1 нче номерлы“Салават күпере” балалар бакчасында “Весенняя неделя добра” кысаларында үткәрелгән чара

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

   Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре үзләренең ирекле булышчылары-Кама Тамагы урта мәктәбенең 3Б сыйныф укучылары Алина Семагина, Ирина Идиятуллина белән бергәләп мәктәпкә әзерләнү группасы балалары белән очрашу оештырдылар. Әлеге очрашуның максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рус әдәбияты классигы Лев Толстойның иҗаты, аның игелекле эшләре белән таныштыру иде. Өченче сыйныф укучылары балаларга Лев Толстойның “ Лев и собачка”, “ Котёнок” исемле хикәяләрен укыдылар. Балалар әлеге хикәяләрне тыңлаганнан соң язучының иҗат иткән әсәрләреннән игелекле, файдалы дәресләр алып була дигән нәтиҗәгә килделәр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International