Авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә трактор һәм чәчү агрегатларын төзекләндерү бара

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

   Язгы чәчүне уңышлы башкарып чыгу машина-трактор паркының торышына бәйле. Хәзергесе вакытта районда авыл хуҗалыгы машиналарын язгы чәчүгә хәзерләү тулы көченә бара. 152 трактордан 94-е төзекләндерелгән, бу 62%. 67 чәчкечтән 45-е әзер-67%, тырмаларның чәчүгә әзерлеге 97 %, ягъни 1723 тырмадан 1617 төзекләндерелгән. “Карамал” һәм “Яна Сала” бүлекчәләре төзекләндерү эшләрен тулысынча төгәлләделәр. Уңай яктан “Олы Бортас”, “Тәмте”, “Иске Барыш бүлекчәләрен билгеләп үтәсе килә. Аларда төзекләндерү эшләре алып бару өчен бөтен шартларда тудырылган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International