Хезмәт коллективы җыелышы булып узды

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

   Бүген Апас филиалының Кама Тамагы юл төзәтү-төзү участогы хезмәт колллективының җыелышы булып узды. Җыелышта Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов катнашты. Җыелыш барышында 2017 елда районда максатчан программалар буенча башкарылган эшләр, предприятенең эшчәнлеге хакындагы сораулар каралды. Азактан муниципаль район башлыгы җыелган халыкка 2018 елга районның социаль- зкономик үсеше чаралары белән таныштырды. Шулай ук коллектив хезмәткәрләрен 2018 елның 18 мартында узачак Россия Президенты сайлауларында актив катнашырга чакырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International