Бүген «Кама Тамагы гипс руднигы» ачык типтагы акционерлар җәмгыяте хезмәт колллективының җыелышы булып үтте. Җыелышта Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов катнашты. Җыелыш барышында районның социаль-экономик үсеше, предприятенең эшчәнлеге хакындагы сораулар каралды. Азактан муниципаль район башлыгы җыелган халыкка 2017 елда районда максатчан программаларының үтәлешен җиткерде һәм 2018 елга районның социаль- зкономик үсеше чаралары белән таныштырды. Шулай ук коллектив хезмәткәрләрен 2018 елның 18 мартында узачак Россия Президенты сайлауларында актив катнашырга чакырды.