Юбилей белән котлау

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

       Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Хәлим Ибәтов Тәслимә Сәлимҗан кызы Гимадееваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннын котлау открыткасын тапшырдылар. Тәслимә Сәлимҗан кызы ире Хуҗахмәт белән дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Ул хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне, «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945г.г.» юбилей медале белән бүләкләнгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International