Эшлекле киңәшмә

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

   Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Руслан Ульфатов Кама Тамагы районы буенча комплекслы газ хезмәтенең еллык эшенә нәтиҗә ясады. 2017 елда эшләгән эшләре һәм 2018 елга эш планнары хакында җирлекара үзәк китапханә директоры Ләйсән Рахманова  сөйләде. Дәүләт һәм муниципаль  хезмәткәрләр тапшырырга тиешле керемнәр турындагы белешмәне тутыру тәртибе хакында Эдуард Гимадиев әйтеп үтте. Соңыннан Кама Тамагы муниципаль район башлыгы профсоюз активистларына Профсоюзлар оешуга 100 ел тулу уңаеннан Юбилей билгеләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Киңәшмәнең икенче өлешендә үзара салым акчасын җыю һәм 2018 елнң 18 мартында узачак Россия Президенты сайлауларына әзерлек турында сүз барды.         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International