“Әнигә бүләк”

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

       5 март көнне Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 3-4 сыйныф укучылары белән Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 8 нче мартка багышлап “Әнигә бүләк” дигән чара уздырды. Балалар бик кызыгып күчермә буенча открытка кистеләр, ә Гөлчәчәк Гыймадиева кайсын ничек ябыштырырга кирәклеген күрсәтә барды. Открытка уртасына кызыл төстәге йөрәк сүрәте ябыштырдылар, эшләреннән бик канәгать калдылар. Чара ахырында открыткаларны кулларына тотып фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International