Эшче-крестьян кызыл армиясе оешуга 100 ел тулуга багышланган футбол ярышы

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

        Кама Тамагы район ветераннар (пенсионерлар) советы «Акчарлак»  спорткомплексында эшче-крестьян кызыл армиясе оешуга 100 ел тулуга багышлап Идел буе спорт ветераннары арасында районара футбол ярышы үткәрде. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урында Буа шәһәре футболчылары, икенче урында ярыш хуҗалары, өченче урында -Тәтеш ветераннары. Район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Виталий Юманов җиңүчеләргә күчмә кубок, ярышта катнашучыларга мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырды.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International